Урыссу
Урыссу | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1947 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Ютазы районы[1] һәм Городское поселение посёлок городского типа Уруссу[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение посёлок городского типа Уруссу[d][1] |
Халык саны | 10 520 (2021)[2] |
Почта индексы | 423950 һәм 423951 |
Рәсми веб-сайт | jutaza.tatar.ru/rus/poselenia/urussinskoe.htm/ |
Җирле телефон коды | 85593 |
һәм
Урыссу шәһәр сыман бистәсе — Татарстан Республикасының Ютазы районы үзәге. Казаннан 380 км ераклыкта, Ык суының сл ярында урнашкан.
Почта индексы — 423951. Урыссу бистәсе 1945-46 елларда Урыссу ГРЭСы төзелү сәбәпле барлыкка килә. Бистәгә якындагы Урыссу (хәзерге Иске Урыссу) дигән татар авылы исеме кушыла. Ырыс-су иске татар теллэренден муллык, бэрэкэтле су мэгнэсе белэн килэ. Соңгы вакытта халык саны кимүгә таба бара.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010 |
---|---|---|---|---|---|
11 572 | 11 929 | 10 738 | 10 663 | 11 258 | 10 986 |
Халыкның 71% — татарлар, 25% — урыслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, арлар, алманнар бар.
Транспорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урыссу аша Куйбышев тимер юлы, берничә төбәк һәм район дәрәҗәсендәге автомобиль юл уза. Ык аша салынган күпер Урыссуны Башкортстан ягындагы Октябрьски белән тоташтыра. Бистәдә күпсанлы җитештерү ширкәтләре эшләп килә: ЖБИ, Казан «Элекон» заводының бүлекчәсе «Электросоединитель» заводы, химия заводы, бемит заводы, Урыссу ГРЭСы (2016 елда ябылган) һ.б.
Мәгариф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урыссуда 1 урта мәктәп, 2 төп мәктәп, 1 гимназия, сәламәтлеге чикле балалар өчен 1 мәктәп-интернат, балалар сәнгать мәктәбе, «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 7 балалар бакчасы эшли (2017).
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рөстәм Курамшин (1960—2011), рәссам.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ Перепись 1959 года, archived from the original on 2012-02-19, retrieved 2011-11-09
- ↑ Перепись 1970 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2011-11-09
- ↑ Перепись 1979 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2011-11-09
- ↑ Перепись 1989 года
- ↑ Перепись 2002 года, archived from the original on 2018-07-08, retrieved 2011-11-09
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.